news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда рейд вакытында 40 тан артык җәяүле һәм самокатчы штрафка тартылды

Казандагы рейд вакытында 40 тан артык җәяүле һәм самокатчы штрафка тартылган, дип хәбәр итә шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе.

Рейд җәяүлеләр, шулай ук шәхси мобильлек чаралары – электросамокатлар һәм велосипедлар йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән. 40тан артык хокук бозучы ачыкланган, шуларның 22се курьер-ташучы булган. Барысына да штрафлар яздылар.

«Юл һәркемнән максималь концентрация һәм дисциплина таләп итә. Кагыйдәләрне санга сукмау – закон бозу гына түгел, бу тормыш һәм сәламәтлек өчен турыдан-туры куркыныч», - дип искә төшерәләр Дәүләт автоинспекциясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot