Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда рейд барышында шәһәр үзәгеннән 41 электросамокат штрафстоянкага җибәрелгән
Казан Дәүләт автоинспекциясе рейдыннан соң шәһәр үзәгеннән 41 электросамокат штрафстоянкага җибәрелгән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.
Рейд шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән. Шәхси мобильлек чаралары парковка кагыйдәләрен бозган өчен эвакуацияләнгән.
Чаралар нәтиҗәсендә «Whoosh» компаниясенең 15 электросамокаты, «Urent» компаниясенең 26 электросамокаты, шулай ук «Зеленый город» сервисының 5 велосипеды штрафстоянкага җибәрелгән. Хокук бозучыларга карата административ эш ачылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз