news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда регби–7 буенча Бөтенроссия Раштуа турнирында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр

Казан регбичыларына алтын медаль һәм Кубокларны ТР Регби федерациясе президенты, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов тапшырды

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар–информ”). Кичә Казан дәүләт аграр университетында “Динамо” (Казан) республика олимпия резервы балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбен – регби–7 буенча традицион Бөтенроссия Раштуа турниры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Казанның яшь регбичыларына алтын медаль һәм Кубокларны Татарстан Республикасы Регби федерациясе президенты, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов тапшырды.
Турнир 8–9 гыйнвар көннәрендә Пензада узды, дип хәбәр итә Казан дәүләт аграр университетының матбугат хезмәте. Капитан Сергей Николаевский җитәкчелегендәге 1992–93 елда туган Казан регбичылары беренче өч матчта үз көндәшләренннән өстен чыкты, ярымфиналда 37:0 исәбенә отты һәм Россия чемпионнары – Краснодарның “Юг” яшүсмерләр командасы белән финал очрашуында 12:10 исәбенә турнирда хәлиткеч җиңү яулады.
1998–1999 елгы регбичылар да (тренерлары – Павел Калашкин) алардан калышмады, барлык матчларда да үз көндәшләрен бирелдереп, беренче урынга лаек булды.
Татарстан Республикасы Регби федерациясе президенты Җәүдәт Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, 2013 елгы Универсиада алдыннан лаеклы яшьләр үсеп килә. “Нәкъ менә алар 2013 елгы Универсиадада чыгыш ясаячак һәм 2016 елда Риода үткәрү күздә тотылган Олимпиадада катнашу хокукын яулау өчен көрәшәчәк. Ике яшь төркемендәге Татарстан коллективларының мондый турнирларда җиңүе бездә регбиның киләчәгенә зур оптимизм белән карарга мөмкинлек бирә”, – дип белдерде ул.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Регби федерациясе һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы җитәкчелеге 2010 елның гыйнварында 1993–94 һәм 1995–96 елгы яшүсмерләр арасында регби–7 буенча ТР ачык беренчелеген үткәрергә әзерләнә. Ижау, Пенза, Самара, Түбән Новгород, Санкт–Петербург һәм Мәскәү коллективлары Казанда узачак әлеге турнирда катнашырга теләк белдерде инде.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100