news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда реабилитация үзәгендә яшүсмерне мәсхәрәләү буенча тикшерү бара

Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда реабилитация үзәгендә яшүсмерне мәсхәрәләү факты буенча тикшерү үткәрелә. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнарына Мәскәүдә яшәүче ханым мөрәҗәгать итә. Ул 2017 елның августында “Символ жизни” реабилитация үзәгендә 14 яшьлек улының үз-үзенә кул салырга омтылуы турында хәбәр итә. Татарстан тикшерүчеләре тикшерү башлый.

Якынча мәгълүматларга караганда, ханым улын 1,5 елга реабилитация үзәгенә урнаштырган булган. Яшүсмер биредә бер ай чамасы яши.  Шул вакыт эчендә үзәктә яшәгәндә, администрация тарафыннан төрле мыскыллаулар күргәне турында малай үзе сөйли. Бу хәлләр аны шул адымга этәрә.

Хәзерге вакытта вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар уздырыла. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot