Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда реабилитация үзәгендә яшүсмерне мәсхәрәләү буенча җинаять эше кузгатылган
14 яшьлек егет оешма хезмәткәрләре мәсхәрәләгәннән соң, үз-үзенә кул салырга җыенган.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”). Тикшерү комитеты Казандагы реабилитация үзәгендә яшүсмер үз-үзенә кул салырга җыенуы факты буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
- Мәскәүдә яшәүче хатын-кызның хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать иткәнлеген хәбәр иткән идек.
Бу хатын узган ел август аенда Казанның “Символ жизни” реабилитация үзәгендә 14 яшьлек улының үз-үзенә кул салырга омтылуы турында гариза язган. Әни кеше улын реабилитация үзәгендә ел ярымга калдырган. Бала биредә бары бер ай булган. Яшүсмер оешма хезмәткәрләренең даими рәвештә үзен мыскыллавы аны шушы юлга этәрде, дип сөйләгән.
Тикшерүгә кадәрге сораштыру нәтиҗәләре буенча, "үз-үзенә кул салуга җиткерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Хокук саклау органнары учреждениедән төгәлсезлекләр булырга мөмкин документларны алган. Тикшерүчеләр яшүсмердән, әнисеннән, үзәк хезмәткәрләреннән сорау алган. Медицина үзәгендә булган башка яшүсмерләрнең барысына да медицина күзәтүе оештырганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз