Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Разведчик Әхмәров урамы” барлыкка киләчәк
Әлеге исем башкаланың Совет районында “Арт Сити” торак комплексы урамнарының берсенә биреләчәк.
(Казан, 22 март, “Татар-информ”). Күренекле разведчик, Казан Советы депутаты (1920−1921елларда) булган Исхак Абдулла улы Әхмәров хөрмәтенә Казанда “Разведчик Әхмәров урамы” барлыкка киләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Башкаланың Совет районында “Арт Сити” торак комплексы урамнарының берсенә “Разведчик Әхмәров урамы” исеме биреләчәк. Казан шәһәре башкарма комитетының 2018 елдагы 14 март карарында шулай әйтелгән.
Быел “Казан” милли-мәдәни үзәгендәге Казанның меңъеллык музеенда Исхак Әхмәровка багышлап экспозиция ачылды. Материалларны музейга разведчикның кызы һәм СВР матбугат бюросы тапшырган.
Шунысын да искәртеп үтик, “Вианж Продакшн” Мәскәү кинокомпаниясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә һәм Россия разведкасының эчке хезмәте, Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге булышлыгында “Исхак Әхмәров. Мистер резидент” документаль фильмын төшерде. Ул “Звезда” телеканалында 2017 елның декабрендә күрсәтелде.
Исхак Әхмәров Бөек Ватан сугышы елларында АКШта легаль булмаган резидентураны җитәкләгән. Исхак Әхмәров 1901-1976 елларда яшәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз