news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда районара табигатьне саклау прокуроры һәм Татарстанстат җитәкчесе гражданнарны кабул итә

Түрәләр гражданнарның сорауларына җавап бирәчәк

  (Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). 23 октябрьдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә районара табигатьне саклау прокуроры Олег Даминов РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итә.
Шул ук вакытта РФ Дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов та гражданнарны кабул итә.
 Очрашуга (843) 221-80-36 телефоны аша язылырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте. РФ Президентының ТР да кабул итү бүлмәсенең адресы: Казан, Кремль урамы, 12/20 йорт.

news_right_1
news_right_2
news_bot