news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Равил Ваһапов күргәзмәсе оештырылды

Ул Болгар темасына багышланган эшләре белән танылу алган

 (Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда Халыклар дуслыгы йортында якташыбыз, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Равил Ваһаповның шәхси күргәзмәсе оештырылды, дип белдерә Болгар шәһәренең “Яңа тормыш” басмасы.

“Үткәннәрдән бер караш” дип аталган күргәзмәгә автор үзенең 20 картинасын һәм “Болгар” темасына багышланган сувенирларын куйган. Гомумән, Равил Ваһапов үзенең Болгар темасына багышланган эшләре белән танылу алган.

Останың рәсемнәре арасында бигрәк тә Кече манара, Кара пулат, Болгар төрбәләре һәм башка һәйкәлләр кешеләрнең игътибарын җәлеп итә.

Болгар тыюлыгы тарафыннан әзерләнгән берничә тарихи күргәзмә проектларының авторы да ул. Рәссамның картиналары Әлмәт, Алабуга, Ульяновск һәм башка шәһәрләрдә оештырылган күргәзмәләргә куелган һәм халыкта зур кызыксыну уяткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100