news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда рәссам Әлфия Нурхәмитованың «Колакча чигү сәнгате» дигән күргәзмәсе ачыла

Рәссам теләгән һәркемгә калфак тегү-чигү серләрен ачачак.

16 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре калфак чигү остасы Әлфия Нурхәмитованың шәхси күргәзмәсе ачыла.

«Әлфия ханым 45 яшьлек гомер бәйрәменә халыкка бүләк әзерләгән. Рәссам иҗат иткән һәр сәнгать әсәренең үз тарихы бар. Әлфия ханым милли хәзинәләребезне үз әсәрләре аша яшәтә, киләчәккә илтә. Рәссам күргәзмәдә күңел бизәкләре белән таныштырыр, теләгән һәркемгә мастер-класслар да үткәрәчәк. Чарада катнашучыларны күңел түрләренә уелып калачак очрашу көтә», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

 

Фото: © Флюра Абдуллина

Аның әйтүенчә, Әлфия Нурхәмитова XIX гасырда татар милли чигү-аппликациясен торгызучыларның берсе. «Әлеге техника белән ул калфакларны бизи, 2017 елда «Татарстанның иң яхшы этнографик сувениры» номинациясендә финалист була. Декоратив панно, колакча чигү техникасындагы калфаклар Мәскәү, Кырымдагы күргәзмәләрдә булган, эшләрнең бер өлеше Төркиядә шәхси коллекцияләрдә саклана», - диде ул.

  • Әлфия Нурхәмитова – Татарстан Республикасында «Туфан укулары» конкурсының баш оештыручысы. Хәзерге вакытта «Аксубай районы авыллары», «Аксубай районы мәчетләре» кебек масштаблы проектлар өстендә эшли.

Күргәзмәне теләгән һәркем карарга килә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100