Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда рәсми рәвештә «Алтын мөнбәр» кинофестивале ачылды
Татарстан башкаласында Галиәсгар Камал исемендәге театрда «Алтын мөнбәр» кинофестивален ачу тантанасы булды.
«Узган елларда «Алтын мөнбәр» мөселман дөньясы кинематографын тәкъдим иткән фестивальдән сәнгать аша мәдәният формалашкан халыкара мәйданчыкка кадәр зур юл үтте. Без үзебезнең кинематографның төрлеләнә баруын күрәбез», – дип сәламләде кунакларны фестиваль Президенты, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин.
Фото: © «Татар-информ», Җәмил Сәлимгәрәев
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова үзенең чыгышында кинофорумның башлангычында торган кешеләрне билгеләп үтте: Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТРның элеккеге мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин. 2005 елда, Казанда беренче кинофестиваль узганда, республика башкаласы үзенең меңьеллыгын бәйрәм итте.
Татарстан мәдәният министры шулай ук Россия мәдәният министры Ольга Любимованың сәламләвен укыды. «Казан – бөтен дөнья мөселманнарын җәлеп итү өчен мөһим нокта», – дип билгеләп үтте Любимова үзенең сәламләвендә.
Быел форумның төп конкурс программасына 54 картина кертелгән, тагын 92 фильм конкурстан тыш программаларда күрсәтеләчәк.
«Укытучы» фильмы «Алтын мөнбәр»нең төп кино мәйданчыкларында – «Мир» кинотеатрында һәм «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында, шулай ук ачылыш тантанасыннан соң Камал театрында күрсәтеләчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз