news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Рәшит Сәлахов урамы барлыкка киләчәк

Казанның Идел буе районындагы Хәрби шәһәрчек-33 территориясендә Рәшит Сәлахов урамы барлыкка киләчәк. Тиешле карар Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты.

Яңа төзелә торган урам Совет һәм Россия юристы, Татарстан Республикасы Арбитраж судының отставкадагы рәисе Рәшит Сәлахов исемен йөртәчәк һәм «улица Рашита Салахова – Рәшит Сәлахов урамы» дип аталачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot