news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Рамил Галинең фотокүргәзмәсе узачак

Күргәзмәдә 26 фотосурәт тәкъдим ителер дип көтелә.

Казанда Рамил Галинең фотокүргәзмәсе узачак
Рамиль Гали

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). 20 декабрьдә Татарстан журналистлар берлеге бинасында фотограф Рамил Галинең “Туган як төсләре” исемле фотокүргәзмәсе узачак. Рамил Гали – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотохәбәрчесе, озак еллар Татарстан һәм Россия матбугат чараларында эшләгән белгеч.

Күргәзмәдә 26 фотосурәт тәкъдим ителер дип көтелә. “Бер диварда - Кол Шәриф һәм Болгар, икенчесендә – Казан һәм Казанның матур урыннары булачак”, - ди ул.

Рамил Гали сөйләвенчә, бу күргәзмәне оештыру идеясе уйламаганда барлыкка килгән. “Соңгы елларда Казан бик нык үзгәрде. Мәскәүдән кайткач, яңа йортлар һәм яңа ракурсларның барлыкка килүенә игътибар иттем. Туган җирне, тарихи урыннарны матур итеп күрсәтү теләге туды. Бу фотоларны яратып төшердем. Бервакыт салават күпере чыккан матур мизгелне эләктереп алдым. Болгарда да гаҗәеп күренешкә тап булдым: ямь-яшел чирәм, ә еракта ай белән манара күренә. Бу инде үзе үк төгәлләнгән сурәт иде”, - ди фотограф.
Фотосурәтләр ике ел дәвамында төшерелгән. Рамил Гали теге яки бу күренешне махсус эзләп йөрмәгән, ә бары тик үзе күргән мизгелләрне генә төшергән. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге фотоларда кешеләр юк. “Барлык фотосурәтләрем дә үз җиреңне ярату хисе белән төшерелгән”, - ди ул.

“Туган як төсләре” фотокүргәзмәсе 20 декабрьдә ТР Журналистлар берлеге бинасында узачак. Башлана 11 сәгатьтә.

Рамил Якуб улы Гали 1958 елның 11 мартында Чиләбе өлкәсендә туган. Ул тугач та, аның гаиләсе Сочи шәһәренә күченә. Рамил Сочида үсә, мәктәпне дә шунда тәмамлый. Аннан соң аны Армиягә алалар. Польшада хезмәт иткәннән соң, Рамил Казанга кайта. Казанның химия-технология институтын тәмамлый, ул белгечлеге буенча – инженер-технолог. 1986 елда Рамил Гали “Татарстан яшьләре” газетасына фотохәбәрче булып эшкә урнаша. 90нчы елларда ачылган “Шәһри Казан” газетасының беренче фотографы була. 2000 елда Рамил Мәскәүгә китә, анда ул “Комсомольская правда” газетасында фотограф булып эшли. 2009 елда Нью-Йоркка китеп бара. Чит илдә “Туризм” журналында һәм Казахстан вәкиллегендә фотограф булып эшли. 2010 елда Мәскәүгә кайтып, “Труд” газетасына урнаша. 2015 елда Рамил Гали Казанга күченә, “Комсомольская правда”да эшли. 2016 елдан бүгенге көнгә кадәр Рамил Гали - “Татар-информ”ның фотохәбәрчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100