news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Рамазан Фест» гаилә бәйрәме узачак

Кунакларны сый-нигъмәтле табын, бүләкләр көтә.

Казанда «Рамазан Фест» гаилә бәйрәме узачак
dumrt.ru

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Ураза гаете быел Казанда бәйрәм вәгазе белән чикләнмичә, шәһәр халкы катнашында тантаналы чаралар белән билгеләп үтеләчәк. Бу турыда ТР Диния нәзарәте хәбәр итә. 

Чараның иң зурысы 4 июнь көнне көндезге сәгать 13.00дә Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында узачак. Биредә «Рамазан Фест» дип исемләнгән гаилә бәйрәме оештырылачак. Шәһәркүләм чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтләре белән берлектә оештыра.

Бәйрәм программасы гаилә ныклыгы, яшьләр һәм өлкәннәр арасында буыннар чылбырын ныгыту темасына багышлана. Теманы әби, бабай, әти, әни, абый, апа һәм оныклар ролендәге артистлар ачып салачак – алар килгән кунакларны паркның төрле урыннарында эшлиячәк мастер-классларга җәлеп итәчәк. Дәресләрдә чигү, бәйләү, күннән беләзекләр, пластилиннан, балчыктан төрле әйберләр ясау, акча сугу, рәсем ясау, баш яулыклары бәйләү, никах күлмәкләре модасын карау планлаштырыла.

Моннан тыш, дизайнер Нурия Умай мөселман модасында күзәтелгән трендлар турында лекция үткәрәчәк. Милли киемнәрдәге кызлар белән фотога төшү мөмкинлеге дә каралган. Шулай ук бәйрәмдә катнашучыларны төрле мавыктыргыч квестлар, аттракционнар, триал, воркаут тамашалары, футбол фристайлы белән куандырачаклар.

Аниматорлар аквагрим, сабын куыгы очыру һәм фәнни тамашалар тәкъдим итәчәк. Төп сәхнәдә чараны танылган ди-джей Айрат Заһриев алып барачак. Бәйрәмдә шулай ук Ильяс Халиков башкаруында мөнәҗәтләр яңгыраячак.

Кунакларны сый-нигъмәтле табын, бүләкләр көтә. Программа күккә шарлар очыру белән төгәлләнәчәк. Чарада барлыгы 10 мең кеше катнашыр дип планлаштырыла. Бәйрәм паркка килүчеләрнең барысы өчен дә уздырыла, шуңа мөселман булмаган кунаклар да чарада үзләрен рәхәт хис итәчәк, ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100