Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Рамазан Фест” бәйрәме гаиләнең әһәмиятенә багышланды
Ураза гаете быел Казанда бәйрәм вәгазе белән чикләнмичә, шәһәр халкы катнашында тантаналы бәйрәм белән билгеләп үтелде.
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казанда беренче тапкыр үтүче “Рамазан Фест” бәйрәме гаиләнең мөһимлеге, аның асылы, проблемалары темаларына багышланган иде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан арты мәчетенең имам ярдәмчесе, оештыручы Айгөл Махиянова сөйләде.
“Без бәйрәмдә әби-бабай, әти-әни, балалар кебек персонажлар ярдәмендә гаиләнең мөһимлеге турында сөйлибез. Әлеге чара гаиләләрне берләштерергә тиеш, ул бәйрәмнең асылын тоярга ярдәм итә», - диде ул.
Айгөл Махиянова сүзләренчә, "Рамазан Фест" - башка халыкларга мөселманнарның бәйрәмен күрсәтү, таныштыру максатыннан оештырыла. "Без бу бәйрәмгә бөтен мөселманнарны һәм шәһәр кунакларын чакырдык. Монда килүче һәр кеше гаиләсе, балалары, якыннары белән ял итә", - ди ул.
Паркта урнашкан мәйданчыкларда тегәргә, бәйләргә өйрәнергә мөмкин иде. "Без белгечләрне чакырдык, алар мастер-класс күрсәтә, файдалы киңәшләр бирә. Татар дизайнеры Нурия Умай яулык бәйләргә өйрәтә, мөселман модасы турында лекция сөйли. Сынлы сәнгать, рәсем буенча да мәйданчыклар бар", - диде оештыручы.
Айгөл Махиянова мөселман гаиләләре Рамазан аен, беренче чиратта, гаиләләр белән үткәрергә тиеш дип саный. "Ураза көннәрендә мәчетләрдә бергәләп авыз ачтык. Бу айда күбрәк изгелекләр эшләргә, бүләкләр бирешергә кирәк", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз