Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Рәфкать Сафиуллин һәм Леонид Попов истәлеген мәңгеләштерәчәкләр
Татарстан башкаласында Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рәфкать Сафиуллин һәм РФ Герое, СССРның атказанган очучы-сынаучысы Леонид Попов истәлеген мәңгеләштерәчәкләр. ТР Министрлар Кабинетының мемориаль такталар кую турындагы карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Леонид Попов (1940-2023) хөрмәтенә такта А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның төп бина фасадына (Карл Маркс ур., 10 йорт) куелачак. Ул анда 1957-1963 елларда укыган.
Очу-тикшеренү институтында эшләгәндә, Попов МиГ-31, Ту-22М һәм Ту-154 очкычларында пилотаж-навигация комплексларын, шулай ук Ту-154ЛЛда «Буран» идарә итү системасын сынап караган. А-50, Ил-76, Ми-4, Ми-8, Су-24, Ту-22, Як-28 очкычларында һәм аларның модификацияләрендә сынау очышларында катнашкан. Соңрак МиГ-31 модификацияләренең беренче очышларында, шулай ук МиГ-25ПУ, миг-29УБ һәм МиГ-АТ сынауларында катнашкан.
Үз чиратында, 1970 елдан 1992 елга кадәр Татпотребсоюз белән җитәкчелек иткән Рәфгать Сафиуллин (1929-1995) хөрмәтенә мемориаль такта Николай Ершов урамындагы 58 нче номерлы бина фасадына урнаштырылачак, анда 1987 елның 13 октябрендә аның инициативасы белән Мәскәү кооператив институтының Казан филиалы ачыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз