news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда радио белән идарә ителә торган авиация модельләренең Россия беренчелеге башлана

Беренчелек җиңүчеләре РФ Президенты премиясенә лаек булачак

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Дүшәмбе – 28 июнь көнне Казанда укучылар арасында радио белән идарә ителә торган авиация модельләре буенча Россия беренчелеге башлана. Әлеге чараны укучыларга өстәмә белем бирүче дәүләт учреждениесе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, министрлыкның мәктәптән тыш эш белән шөгыльләнүче республика үзәге оештыра.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, ярышларда Россиянең 10 төбәгеннән 60 укучы катнаша. Татарстан командасына спонсорлык ярдәмен Казан вертолет заводы күрсәтә. Беренчелек җиңүчеләре РФ Президенты премиясенә лаек булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot