news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Рәҗәб» мәчете буйлап экскурсия уздырачаклар

Казан халкын һәм кунакларны шәһәрнең революциягә кадәр сакланган соңгы агач мәчете – «Рәҗәб» мәчетенә экскурсиягә чакыралар. Чара 16 сентябрьдә «Миллиард.Татар» лекториясе кысаларында үткәрелә.

Катнашучыларга агач мәчетләрнең үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр. Лекцияне үз тикшеренүләре кысаларында 150 дән артык авылда булган туган якны өйрәнүче Аяз Хантимеров үткәрәчәк.

«Рәҗәб» мәчете буйлап экскурсияне Булат хәзрәт Сәфәров үткәрә.

Чара реставрацияләнгән «Рәҗәб» мәчетендә узачак. Башлану 18:30 га планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot