news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Рөстәм Закиров концерты узачак
30 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закировның “Пошалым чаналары-2010” исемле концерты узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 30 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закировның “Пошалым чаналары-2010” исемле концерты узачак.
Концерт исеме тарихы бик кызыклы. 2004 елдан Арча районы Югары, Урта һәм Түбән Пошалым авылларында җырчы Рөстәм Закиров татар музыка бәйгесен уздыра. Туган якларына артист “Пошалым чаналары” дигән җырын багышлый. Булачак концертта төрле елларда узган әлеге бәйгенең лауреатлары катнаша. Алар арасында танылган җырчы Илназ Бәһаветдинов та бар.
Рөстәм Закиров “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткәнчә, концертта татар эстрадасының күренекле йолдызлары – Резеда Шәрәфиева, Гүзәл Идрисова, Люция Мусина һәм башка җырчылар катнаша. Рөстәм иҗатын сөючеләр аның башкаруында популярлык казанган халык һәм эстрада җырларын тыңлау бәхетенә ирешәчәк. Музыка кичәсе кичке 18 сәгатьтә башлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot