news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Рөстәм Шәмсутовның “Сүз һәм Көнчыгыш образы” дип аталган күргәзмәсе тәкъдим ителә
Аның хезмәтләре арасында классик шамаилләр һәм заманча абстракт композицияләр, унтугызынчы һәм егерменче гасырның беренче яртысы халык осталарының традицияләрен дәвам итүче пыялага ясалган шамаилләр һәм көнчыгыш миниатюралары да бар
Скопировать ссылку
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда иртәгә - 3 декабрьдә ТР Милли музеенда “Россия музейларында ислам мирасы: өйрәнү, атрибуция, интерпретация” дигән фәнни-гамәли конференциясе кысаларында галим һәм рәссам, РФ һәм ТР Рәссамнары берлеге әгъзасы Рөстәм Шәмсутовның “Сүз һәм Көнчыгыш образы” дип аталган күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Бу хакта музейның редакция-нәшрият бүлеге хәбәр итте.
Билгеле булганча, Рөстәм Шәмсутов - фән һәм сәнгать дөньясында күренекле шәхес. Ул күп еллар дәвамында фәнни эшне иҗат белән бәйләп алып бара һәм татар шамаиле сәнгатен торгызучы танылган авторларның берсе булып тора.
Аның әсәрләрендә сәнгатьле башлангыч һәм гарәп язуы эчтәлеге өстенлек итә. Хезмәтләре арасында классик шамаилләр һәм заманча абстракт композицияләр, унтугызынчы һәм егерменче гасырның беренче яртысы халык осталарының традицияләрен дәвам итүче пыялага ясалган шамаилләр һәм көнчыгыш миниатюралары да бар. Гарәп графикасындагы заманча әсәрләре һәм шамаилләре өчен Р.Шәмсутов 1998 елда “Рухият” мәдәният фонды премиясенә лаек булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2