news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы эшли башлады

Халык белән тыгыз элемтәне булдыру өчен Рөстәм Миңнехановның ышанычлы кешеләре җәлеп ителәчәк

Казанда Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы эшли башлады
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүгеннән Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы эшли башлады. Бу турыда журналистларга сайлау штабы җитәкчесе, «Бердәм Россия» партиясе сәркатибенең урынбасары Юрий Камалтынов хәбәр итте. Ул шулай ук штабның беренче утырышында штаб җитәкчесе урынбасары буларак Иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге директоры Айрат Мөбәрәкшин билгеләнүен әйтте.

Исегезгә төшерәбез, 24 июльдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президентына рәсми кандидат статусына ия булды.

«1 августтан республика буенча агитация эшләрен алып барачакбыз. Без һәр муниципаль җирлеккә барып җитәргә тырышачакбыз. Сайлаучыларга сайлау программасының төп нигезләрен, Рөстәм Миңнехановның башкарган эшләре, республиканың уңышлары турында сөйлиячәкбез. Халыктан тәкъдимнәр җыю да күздә тотыла. Кешеләр белән аралашу вакытында җыелган киңәш-тәкъдимнәрне тормышка ашыру Президентның яңа 5 еллык эш программасына кертеләчәк», — дип белдерде Юрий Камалтынов.

Штаб җитәкчесе сүзләренә караганда, халык белән тыгыз элемтәне булдыру өчен Рөстәм Миңнехановның ышанычлы кешеләре җәлеп ителә.

«Күп кешеләр үзләренең ярдәм тәкъдиме белә мөрәҗәгать итте. Закон 65 ышанычлы кеше тупларга рөхсәт итә. Безгә шуның яртысы да җитә. Ышанычлы кешеләрне үз өлкәләрендә зур тәҗрибәгә, уңышка һәм һөнәри казанышка ия булучылар арасыннан сайлап алабыз. Әлеге исемлеккә кардиохирург Ринат Акчурин, „Казан утлары“ журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин һәм башкалар керде», — дип белдерде Юрий Камалтынов.

Шулай ук сайлау алды вакытында ярдәм итәргә теләгән актив кешеләрнең тәкъдимнәрен дә рәхәтләнеп кабул итәчәкбез дип әйтте ул.

Рөстәм Миңнехановның сайлау штаб Казаннын М.Горький урамы, 12нче йортта урнашкан бинада эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100