Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында Муса Җәлил исемендәге очкычны каршы алдылар
Бүген һәр пассажирга Татарстаннан бүләк сыйфатында Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» китабы тапшырылды.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортына «Аэрофлот» җәмгыятенең татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге самолеты төшеп утырды. Беренче рейс башкарган очкычны тантаналы рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Шушы очкычта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил Митрофанов һәм Елизавета Малышева килде. Кунакларны һәм пассажирларны Казан танк училищесы оркестры Салих Сәйдәшевнең Совет Армиясе маршын башкарып һәм милли ризык чәкчәк белән каршы алдылар.
Тарихи хәтерне саклау максатыннан, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, республика җитәкчелеге «Аэрофлот» ГАҖ адресына һава судноларының берсенә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен бирү мөмкинлеген карау мәсьәләсендә мөрәҗәгать итә.
2019 елның декабрендә «Аэрофлот» җәмгыяте идарәсе авиакомания самолетларының берсенә Муса Җәлил исемен бирү турында уңай карар чыгара. Шул рәвешле, паркка Airbus A320 төркеменнән шагыйрь исемендәге очкыч өстәлә. Очкычны каршы алу тантанасы махсус Җиңү парадын уздыру көненә — 24 июньгә билгеләнгән.
Бүген һәр пассажирга Татарстаннан бүләк сыйфатында Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» китабы тапшырылды.
- Самолет турында белешмә. 140 утыргычлы машина 2011 елның 25 гыйнварында җитештерелгән. Крейсер тизлеге сәгатенә 830 км. Иң югары очу биеклеге — 12,1 км. Максималь очу аралыгы — 4 мең км.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз