Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Рөстәм Кутуйны искә алу кичәсе узачак
«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Айлы тупылның ак ялкыны» музыкаль-поэтик спектакле куелачак.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Айсылу Хафизова). 29 ноябрьдә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә язучы һәм тәрҗемәче Рөстәм Кутуйга багышланган «Айлы тупылның ак ялкыны» («Белое пламя лунного тополя») музыкаль-поэтик спектакле узачак.
Әдәби-музыкаль чараны «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Хәзинә» милли сәнгать галереясе, Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм «Казан» журналы редакциясе оештыра. Спектакльдә Геннадий Прытков, Николай Чайка, Лилия Сысоева, Анатолий Луппов, Нина Варшавская, Гөлнара Морзыева, Лариса Маслова, Ольга Левадная катнаша. Музыкаль-поэтик спектакльне Марина Подольская алып бара. Спектакльгә шулай ук рәссам Надир Әлмиев, «Казан» журналы баш мөхәррире Юрий Балашов, фотограф Фәрит Гобәев, педагог һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Константин Куранов, шагыйрь һәм публицист Зиннур Мансуров һәм башка әдәбият-сәнгать әһелләре килүе көтелә.
Рөстәм Кутуй – язучы һәм тәрҗемәче, ТР язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, совет татар әдәбияты классигы Гадел Кутуйның улы. Ул 1936 елның 11 ноябрендә Казан шәһәрендә туган. 1960 елда КДУның филология бүлеген тәмамлап, Татарстан китап нәшриятында, аннан Казан телевидениесе студиясендә әдәби-драматик редакция мөхәррире булып эшләгән.
Рөстәм Кутуй бик еш «Вечерняя Казань» газетасында әдәби сәхифәдә язмаларын бастырган. Гомеренең соңгы көненә кадәр Рөстәм Кутуй «Казан» журналында шигърият бүлеген җитәкләгән.
Поэтик династияне дәвам итеп, Рөстәм әтисе кебек үк, шигырьләр һәм лирик повестьлар яза. Ә әсәрләре татар телендә чыккан әтисеннән аермалы буларак, Рөстәм рус телендә генә яза. Күп кенә - Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Равил Фәйзуллин, Әмирхан Еники кебек татар шагыйрь-язучылары аңа әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүдә рәхмәтле. Әтисенә булган ихтирам шагыйрьгә бөтен иҗат гомере буйлап татар язучылары әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итәргә этәргеч биргән. Гомумән алганда, Кутуй тәрҗемәдә утыздан артык китап чыгара.
Рөстәм Гадел улының иҗат чаткылары балачакта ук күренә. Ул Алиш исемендәге пионерлар сараена музыка мәктәбенә скрипкада шөгыльләнергә йөргән. Тавышы шулкадәр әйбәт булган ки, хәтта аңа опера җырчысы булу ихтималын фаразлаганнар. Ул әсәрләрен өлкәннәргә дә, балаларга атап та иҗат иткән.
Рөстәм Кутуй иҗатында төп темалар булып бик авыр кырыгынчы һәм сугыштан соңгы еллар, тормышка һәм туган илгә мәхәббәт чагыла. Әмма барлык шигырьләрендә дә оптимистик рух сакланып кала алмый. Хатыны Светлана белән аерылышу шагыйрь өчен зур сынау була. Ялгызлык төсмерләре аның әсәрләренә дә күчә. Аның лирик герое тормыш мәгънәсе турында ешрак уйлана.
Рөстәм Кутуй 2010 елның гыйнваренда үлә. Язучыны, саубуллашып, М. Горький исемендәге Әдәби музейдан 7 гыйнварда озаталар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз