news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда рәссам Роберт Гайсинның 60 яшьлегенә юбилей күргәзмәсе ачыла

"Хәзинә" Милли сәнгать галереясендә оештырылган күргәзмәдә рәссамның 40тан артык картинасы тәкъдим ителә.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). 16 ноябрьдә Казанның «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә рәссам Роберт Гайсинның юбилей күргәзмәсе ачыла, дип хәбәр итә Татарстан Сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.

Рәссам 1957 елның 4 декабрендә Татарстанның Лениногорск районы Керкәле авылында туган. V сыйныфтан Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбендә кларнет классы буенча белем ала. Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын, Чуаш дәүләт педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый. Россия (2000) һәм Татарстан (1997) Рәссамнар берлекләре әгъзасы. Күп еллар укытучылык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Роберт Гайсинның эшләре Мәскәү, Истанбул, Әнкара шәһәрләрендә оештырылган күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән. 1999 елда рәссам «Тюрксой-II» Халыкара иҗат лабораториясендә (Бурса шәһәре, Төркия), 2006 елда «Кочующие свитки "Хабар"» проектында катнаша. Аның эшләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, шулай ук Россия һәм дөньядагы күп кенә шәхси һәм корпоратив җыелмаларда саклана.

Күргәзмә 12 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда 40тан артык картина белән танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100