news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның «Шәрык әкиятләре» картиналары күргәзмәсе ачыла

Рәсемнәр этник натюрморт, пейзаж, портрет кебек жанрларда башкарылган.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның «Шәрык әкиятләре» дип исемләнгән күргәзмәсе башлана. Ул 3 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр иткәнчә, рәссам төрле жанрларда эшләгән: этник натюрморт, пейзаж, портрет һәм әкияти хатын-кыз образлары.

«Картиналарының асылын Әнвәр Сәйфетдинов „бәхет һәм мәхәббәт тарихы турындагы истәлекләр“ дип билгели. Рәссам искә алган шушы тарихларны аның картиналарында күрергә мөмкин», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әнвәр Сәйфетдинов — Казан сәнгать училищесын һәм Василий Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт институтын тәмамлаган, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, «Дастан» арт-төркеменә нигез салучы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100