news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда рәссам Искәндәр Рәфыйковның күргәзмәсе ачыла

9 октябрьдә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Россиянең һәм Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Дәүләт премиясе лауреаты Искәндәр Рәфыйковның шәхси күргәзмәсе ачыла

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). 9 октябрьдә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Россиянең һәм Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Дәүләт премиясе лауреаты Искәндәр Рәфыйковның шәхси күргәзмәсе ачыла. Әлеге чара рәссамның 80 яшьлек юбилеена багышлана.

Экспозициядә Искәндәр Рәфыйковның ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, авторның шәхси тупланмаларында сакланган иҗат җимешләре, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры коллекциясеннән Нияз Даутов, Җәүдәт Фәйзи портретлары, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тупланмасыннан Гөлсем Болгарская сурәте, “Казан” милли-мәдәни үзәгендә сакланган “Сөембикә” һәм “Болгар патшабикәсе” картиналары тәкъдим ителәчәк. ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәгә килүчеләр рәссамның атаклы “Кунакка”, “Кызлар”, “Сугыш вакытында”, “Җәлилчеләр” дигән картиналарны - барлыгы 100гә якын сәнгать әсәрен күрә алачак.

Искәндәр Рәфыйков 1929 елның 5 октябрендә Казанда туа. 1949 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлап, Латвия Республикасының Дәүләт сәнгать академиясенә укырга керә. 1955 елда укуын тәмамлап мәркәзебезгә кайта.

1957-1967 елларда рәссам Казан сәнгать училищесында укыта, 1967 елдан Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясендә мөгаллимлек итә. Искәндәр Рәфыйков – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы да. Аның тарафыннан 400гә якын сәнгать әсәре иҗат ителә.  

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100