news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Рәшит Ваһаповка һәйкәл кую буенча актив эш башланачак

Казанда Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тулу уңаеннан искә алу чаралары узачак.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Киләчәктә Казан урамнарының берсендә Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповка һәйкәл куелачак. "Казанда Рәшит Ваһаповка һәйкәл кую турында ун ел элек карар чыккан иде. Хәзер легендар җырчының 110 еллыгы үткән елны бу мәсьәләдә актив эш башлана”, - дип аңлатып үтте Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Искәртеп үтәбез, 7 майда Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тула. Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның туган көнендә Казанда легендар артистны искә алу чаралары үткәрелә.

Көндезге 11.00 сәгатьтә киң җәмәгатьчелек Рәшит Ваһаповның яңа Татар зиратындагы каберенә чәчәкләр сала, искә алу митингы үтә.

"Шул ук көнне Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең Кайгыртучылар Советы бу истәлекле вакыйга уңаеннан махсус утырыш үткәрә. Биредә җырчы рухына Коръән укылачак. Рәшит Ваһаповның мирасын барлау, исемен мәңгеләштерү хакында сүз булачак, - Рифат Фәттахов. - Рәшит Ваһапов белән бәйле бик күп архив материаллары бар. Аларны китап итеп чыгарасы иде, - ди Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Бөек җырчының юбилеена багышланган фестиваль чаралары Казанда һәм башка төбәкләрдә көз көне үтәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100