Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Рәшит Шамкайны соңгы юлга озаттылар
«Әнинең вафатыннан соң әти моңаеп калды, борчылды», — диде Рәшит Шамкайның кызы Гөлнара.
(Казан, 22 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанда Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай белән хушлашу мәрасиме булды. Бирегә аның туганнары, хезмәттәшләре һәм дуслары килде.
«Әтине Айдар (Рәшит Шамкайның улы — ТИ) белән чиратлашып карадык. Төнлә үзе генә куна иде, мин ашарга пешерергә, җыештырырга көндез килеп йөрдем. Кәефе яхшы иде, әнинең вафатыннан соң моңаеп калды, бик кайгырды», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Рәшит Шамкайның кызы Гөлнара.
Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина Рәшит Шамкай белән бер төркемдә театр училищесында укыганын әйтте. «Студент булганда ук безне көлдертте. Талант аңа табигатьтән бирелгән. Бергә этюдлар эшләдек. Камал театры сәхнәсендә дә ул тамашачы күңелендә истә кала торган рольләр башкарды», — диде ул.

«Кашларың калын, дип шаярта идек. „Юк мин аларга тимим, кашлар өчен махсус тарагым бар минем“, — дия иде. Рәшитне һәрчак кызыклы хәлләр белән искә төшерәбез. Урыны җәннәттә булсын», — диде Дания Нуруллина.
Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров сүзләренчә, Рәшит Шамкай һәрвакыт үзенчә киенеп йөргән, чөнки рәссам да булган. «Гастрольгә чыккач, токмач баса, пилмән ясый. Безне чакырып сыйлый иде» — дип искә алды ул.
«Бүген безнең өчен бик зур югалту. Рәшит турында бик күп сөйләп булыр иде. Аллаһка шөкер, ул бик хөрмәтле, кадерле артист булды. Без аның белән горурланабыз, сөенәбез. Тамашачы аны һәрчак зурлап алкышлый иде», — диде Әзһәр Шакиров.
Бүген 81 яшендә вафат булган Рәшит Шамкай хатынының туган ягында — Арча районы Түбән Оры авылында җирләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз