Казанда Р.Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале узачак
12-25 май көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар академик опера һәм балет театры сәхнәсендә Рудольф Нуриев исемендәге XXIII Халыкара классик балет фестивале узачак
(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). 12-25 май көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар академик опера һәм балет театры сәхнәсендә Рудольф Нуриев исемендәге XXIII Халыкара классик балет фестивале узачак.
Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 12 майда – А.Хачатурянның “Спартак”, 13 майда – П.Чайковскийның “Лебединое озеро”, 14 майда – П.Чайковскийның “Спящая красавица”, 15 майда – Л.Минкусның “Дон Кихот” балетлары тәкъдим ителәчәк. 17 май көнне М.Лазар музыкасына куелган “Quatro” балетында Мария театры солистлары, дөнья балеты йолдызлары – Денис һәм Анастасия Матвиенко, Леонид Сарафанов, Олеся Новикова катнашыр дип көтелә.
18 май көнне исә – Л.Любовскийның “Сказание о Йусуфе”, 19 майда – А.Аданның “Корсар”, 20 майда – Л.Делибаның “Коппелия”, 21 майда – Л.Минкусның “Баядерка”, 22 майда – А.Аданның “Жизель” балетлары уйналачак. 24 һәм 25 май көннәрендә Казан тамашачысын зур Гала-концертлар көтә.