news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда һәр икенче юл һәлакәтендә җәяүлене бәрдерәләр

Ел башыннан ЮХИДИ инспекторлары җәяүлеләргә юл бирмәгән 26 мең йөртүчене админситратив җаваплылыкка тарткан.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда зыян күрүчеләр белән булган һәр икенче юл-транспорт һәлакәте җәяүлене бәрдерү белән бәйле. Бу турыда Казанның ЮХИДИ Имин юл хәрәкәтен пропагандалау бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Раскатов хәбәр итте.

Шәһәрдә булган барлык юл-транспорт һәлакәтләренең 85 процентында йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы төп сәбәп булып тора.

“Шул ук вакытта Казан территориясендә зыян күрүчеләр белән булган һәр икенче юл-транспорт һәлакәте - җәяүлене бәрдерү. Бу зур шәһәрләр өчен иң кискен проблемаларның берсе”, - диде Александр Раскатов.

Ел башыннан республика башкаласында җәяүлеләрне таптатуның 700 очрагы теркәлгән. Мондый юл-транспорт һәлакәтләренең яртысы җәяүлеләр кичүендә булган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100