news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Рәиф Төхвәтуллинның күргәзмәсе ачыла

29 гыйнварда Казанның рәссам Әмир Мәҗитов музеенда Рәиф Төхвәтуллинның шәхси күргәзмәсе ачыла

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 29 гыйнварда көндезге сәгать 15тә Казанның рәссам Әмир Мәҗитов музеенда Рәиф Төхвәтуллинның шәхси күргәзмәсе ачыла.
Музейдан хәбәр ителгәнчә, Рәиф Төхвәтуллин – бөтенроссия, республика күргәзмәләрендә актив катнашучы рәссам. Аның иҗади хезмәтләре Алмания, Голландия, АКШ, Япониядәге шәхси тупланмаларында саклана. Башкалабызда ачылачак күргәзмәдә авторның табигать күренешләре чагылыш тапкан 30га якын картина тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot