news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда рөхсәт ителмәгән сигез төштә кар түгү урыны ачыкланган

Законсыз рәвештә түгелгән бер кар өеменең мәйданы якынча 2 гектар тәшкил итә

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Максим Кирилов). Хәзерге вакытта Казанда гражданнар мөрәҗәгате ярдәмендә һәм оператив чаралар барышында, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары рөхсәт ителмәгән сигез төштә кар түгү урыны ачыклаган.

Бүген журналистлар катнашында үткәрелгән законсыз "кар чүплекләре" буенча рейд вакытында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе башлыгы Алмаз Исмәгыйлев сөйләгәнчә, ваемсыз хосусый компанияләр һәм физик затлар алты кар эретү станциясе хезмәтеннән һәм 12 махсус бүленгән кар түгү мәйданчыкларыннан файдаланасы урында, карны тыелган урыннарга бушатуны өстен күрә. Инспекторлар бер законсыз чүплекне Җиңү проспекты һәм Минская урамнары киселешендә, заправка станциясе артында ачыклаган. Аның мәйданы 2 гектарны тәшкил итә. 

Тиешсез урыннарга кар китереп түгүче затларны ачыклау максатыннан, көч структуралары белән берлектә, төнге һәм көндезге рейдлар үткәрелә. Андый мәйданчыклар даими контрольда тотыла. Ачыкланган һәр очрак буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелә. Әйтик, физик затлар карны тиешсез урынга түккән өчен 3 мең, вазифаи затлар 15-30, юридик затлар 200-500 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш була. Закон бозучы табылмаган очракта, әлеге территориянең хуҗасына җавап бирергә туры киләчәк. Район хакимиятенә әлеге хокук бозуны бетерү турында таләп җибәрелә.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100