news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Рәхмәтулла» мәчете ачылды — «Бөтен шәһәр халкы белән төзедек»

150 кеше өчен исәпләнгән «Рәхмәтулла» мәчете ике каттан тора, мәчет янында урнашкан «Бәрәкәт» чишмәсеннән теләгән һәркем су эчә ала.

Казанда «Рәхмәтулла» мәчете ачылды — «Бөтен шәһәр халкы белән төзедек»
Владимир Васильев

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанның Авиатөзелеш районындагы Годовиков һәм Симонов урамнары чатында «Рәхмәтулла» мәчете ачылды. Төзүче компаниянең җитәкчесе Ильяс Гыймадов төзүдә барлык шәһәр халкы үз өлешен керткәнен әйтте.

Оештыручылар әйткәнчә, мәчетнең төзелеш башында «Ак Барс» хоккей командасының элекке уенчылары Эмиль Гарипов белән Альберт Яруллин торган. Мәчетенең мәйданы 500 квадрат метр. Мәчет 150 кеше өчен исәпләнгән.

«2018 елда Гагарин кубогын җиңгәннән соң, мәчет төзергә ният булды. Аннан соң мөселман эшмәкәрләре, әби-бабайлар ярдәме белән бөтен шәһәр халкы белән төзедек дисәк тә була. Мәчетнең исеме дә җисеменә туры килә — Аллаһның рәхмәте булган урын — «Рәхмәтулла», — диде Ильяс Гыймадов.

«Мәчетнең төзелешеннән бүген ике ел һәм кырык көн булды (2019 елның 9 июне). Мин бу проектка 2018 елда кушылдым. Документ эшләрен Алмаз Мәхмүтов башкарды. Беренче елда каршылыклар булды, әмма шуңа да карамастан максатыбызга ирешә алдык», — диде ул.

«Рәхмәтулла» мәчете янында «Бәрәкәт» чишмәсе урнашкан. Биредә теләгән һәркем су эчеп чыга ала. Ильяс Гыймадов әйтүенчә, мәчет территориясендә балалар мәйданчыгы да булачак. «Мәчетнең икенче ягында көн саен ярлыларга 130 порция төшке аш таратыла», — диде ул.

«Кайбер кешеләр мәчетнең төзелешенә каршы торды. Әмма бу мәчет безгә кирәк иде. Шәхсән минем өчен сәдәка салырга, балаларны мәчеткә йөртер өчен җайлы булды. Корбан гаетендә ирләребезгә дә якын, без канәгать», — диде Авиатөзелеш районы яшәүчесе Алсу Сөләйманова.

Шул ук районда яшәүче Равил хәзрәт тә мәчеткә күптәннән ихтыяҗ булуын әйтте. «Моңа кадәр Төньяк бистәсенә йөри идем, бик ерак барасы. Бу җәмәгать белән очрашу урыны да булып тора. Казанда мәчетләрнең саны җитеп бетми дип уйлыйм», — диде ул.

«Рәхмәтулла» мәчетенең имам-хатыйбы — Рөстәм хәзрәт Ясәвиев. Аның сүзләренчә, мәчетне төзү өчен тотылган акчаны соңрак кына санап булачак.

«Кемдер материал белән, кемдер акча белән ярдәм итте. Татар булмаган милләт кешеләре дә шактый иде, руслар да бар. Ханты-Манси автоном округы, Томск өлкәсе һ.б. яклардан булыштылар. Әле дүрт миллион бурычыбыз бар», — ди ул.

Мәчет ачылышында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, Болгар ислам академиясе профессоры Мөхәммәт әз Зәһрәви, Ильяс хәзрәт Җиһанша, Фәнис хәзрәт Зарипов, Йосыф хәзрәт Дәүләтшин һ.б. бар иде.


Төзелеш 2019 елда башланган. Мәчет өчен җир шәһәр башкарма комитеты тарафыннан 2011 елдан мәчете мәхәлләсенә арендага бирелгән. Мәчет 150 кеше сыйдырышлы.

Мәчетнең архитекторы — Айдар Фатыйхов. «Ул Кол Шәриф мәчете архитекторы шәкерте. Шуңа күрә бинаның охшашлыгы бар. Бу безнең районда сигезенче мәчет», — диде Рөстәм хәзрәт Ясәвиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100