news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда QR-коды булмаган өчен өч меңгә якын кешене җәмәгать транспортына кертмәгәннәр

«2,8 мең кеше — җәмәгать транспортында йөрүчеләрнең 0,57 проценты гына», — диде Фәрит Хәнифов

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Казанда QR-коды булмаган 2,8 мең кеше 22 ноябрьдә җәмәгать транспортына кертелмәгәнен әйтте.

«Гомумән алганда, 2,8 мең кеше — җәмәгать транспортында йөрүчеләрнең 0,57 проценты гына», — диде Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Чаллыда 190 кеше җәмәгать транспортына керә алмаган яки, QR-коды булмау сәбәпле, кирәкле тукталышына барып җиткәнче чыгарылган.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, Фәрит Хәнифов пассажирлар өчен кичә кертелгән QR-кодлар җәмәгать транспорты хәрәкәтенә зур йогынты ясамавын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100