Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда QR-кодсыз пассажирларны автобуска кертмәгәннәр
Транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре 65 тукталышта QR-кодлар тикшерә башлаган.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Бүген Казанда җәмәгать транспортында QR-код тикшерүләре башланды. Автобуска керер алдыннан дистәләгән кешенең QR-коды булмавы ачыкланган һәм аларны кертмәгәннәр.
«Транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре 65 тукталышта QR-кодлар тикшерә. Шул рәвешле, алар кондукторларга ярдәм итә», — диде ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков.
Аның әйтүенчә, вакцина һәм медицина белешмәсе турындагы документларны билетлар сатканда кондукторлар үзләре дә тикшерә.
QR-код һәм документлары булмаган пассажирларны төшереп калдырганнар. Берничә сәгать эчендә генә дә Казандагы тукталышларның берсендә QR-кодсыз кешеләр очраган. Кайберәүләр бу яңалыкны аңлап кабул иткән, кайбер кешеләрнең ачулары чыккан Автобустан төшеп калган пассажирлар юлын җәяү дәвам иткән. Икенчеләре такси чакырткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз