news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Путинны яклап митинг узачак

Митинг ветераннар хәрби-патриотик оешмалары төбәк җитәкчеләре инициативасы буенча узачак.

Казанда Путинны яклап митинг узачак
Султан Исхаков

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). 16 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Казанда Мулланур Вахитов һәйкәле янында Россия Федерациясе Президенты В.Путинны хуплап митинг узачак.

Митинг ветераннар хәрби-патриотик оешмалары (“Россия офицерлары”, “Десантчылар берлеге”, Россия Әфганстан ветераннары берлеге) төбәк җитәкчеләре инициативасы буенча узачак.

Митинг үткәрү инициативасын республиканың ветераннар һәм хәрби-патриотик оешмалары тарафыннан, шул исәптә “Боевое братство” активистлары, “Тайфун” диңгез гаскәрләре оешмасы, Татарстан Республикасы Диңгез җыены, «Объединение Отечество» яшь эзтабарлар оешмасы һәм башкалар хупланган.

Акцияне оештыручылар битараф булмаган барлык гражданнарны митингка килеп, Федерациясе Президенты В.Путин сәясәтенә теләктәшлек белдерергә чакыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100