news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Әпсәләмов скверын төзекләндерү буенча халыктан фикерләр көтәләр

Республикада җәмәгать урыннарын төзекләндергәндә халык белән киңәшләшү эш алымы инде өч ел дәвамында файдаланыла.

(Казан, 10 март, "Татар-инфом"). Татарстанда җәмәгать урыннарын үстерү программасын тормышка ашыру кысаларында, Казанда да 2018 елда берничә парк һәм сквер төзекләндереләчәк. Шулар арасында – Гарифҗанов урамындагы бульвар, “Комсомолец” торак комплексы янында халык үтенече белән оештырылачак парк, Әпсәләмов урамындагы машиналар тукталышына әверелә язган сквер һәм Фучик урамындагы бульвар. 12-15 мартта бу урыннарны төзекләндерүгә халыктан тәкъдимнәр ишетү өчен җәмәгать тыңлаулары уздырылачак.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм “Проектная группа 8” бюросы белгечләре әлеге территорияләрне төзекләндерү проектлары белән таныштырырга әзер. Халык исә үз тәкъдимнәрен әйтәчәк.

Республикада җәмәгать урыннарын төзекләндергәндә халык белән киңәшләшү эш алымы инде өч ел дәвамында файдаланыла. Бу юлы да битараф булмаган казанлыларны фикер алышуга чакыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot