news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Провинция” камера оркестры чыгыш ясый

13 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Провинция” камера оркестры концерт бирәчәк

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). 13 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Провинция” камера оркестры концерт бирәчәк. Оркестр белән Игорь Лерман дирижерлык итәчәк.
Коллектив XIX-XX гасыр композиторлары әсәрләрен – Арнольд Шенбергның «Просветленная ночь», Петр Чайковскийның «Размышление», Никола Паганини-Фриц Крейслерның «Кампанелла»ны башкарачак. Казанда беренче тапкыр Джордж Ромероның «Фуга птички», Эдвард Эльгарның квартет һәм кыллы оркестр өчен интродукция һәм аллегро яңгыраячак. Скрипкада Павел Савочкин уйнаячак. Кичә 17 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100