Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда, прокуратура таләбе буенча, хәмер сатуда катнашкан 26 сайт ябылган
Сайтларда спирлы эчемлекләрне законсыз рәвештә төнлә сату һәм китерү буенча мәгълүмат урнаштырылган.
(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Казанның Яңа Савин районы прокуратурасы алкоголь сату белән шөгыльләнгән 26 сайтны ябуны таләп иткән. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
Мониторинг барышында әлеге 26 сайтта, законны бозып, төнлә хәмер сату һәм китерү турында ачык мәгълүмат урнаштырылган. Алкоголь брелок, уткабызгыч кебек вак-төяк товарлар сатып алган өчен бүләк буларак тәкъдим ителә.
Закон куйган таләп буенча, дистанцион ысул ярдәмендә хәмер сату тыелган. Алкоголь эчемлекләрне законсыз рәвештә сатучыга административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп, прокуратура судка сайтларда урнаштырылган мәгълүматны Россия территориясендә тарату тыелган итеп тану, шулай ук Роскомнадзорга әлеге ресурсларны ябу турында гариза юнәлтте.
Прокуратураның соравы тулаем үтәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз