news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда прокуратура ишегалларындагы шлагбаумнарны алуны таләп итә

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил Сария Сабурская мөрәҗәгате буенча күзәтчелек ведомствосы тикшерү уздырган.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Казанның Идел буе прокуратурасы җирле хакимияттән күпфатирлы йорт ишегалларында законсыз рәвештә куелган тимер киртәләрне алуны таләп иткән. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил Сария Сабурская мөрәҗәгате буенча күзәтчелек ведомствосы тикшерү уздырган.

Прокуратура Җимешле, Сәлимҗанов, Жасмин, Сабит, Бертуган Петряевлар һәм Листопад урамнарында законсыз рәвештә куелган шлагбаумнарга юлыккан. Шлагбаумнар һәм тимер киртәләр ашыгыч ярдәм хезмәтләре автомобильләре үтүгә комачаулык тудыра һәм шуның белән кешеләр тормышына куркыныч янала.

Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятләре 2015 елда ук законсыз рәвештә куелган каршылыкларны алуны таләп итүен белдергән. Әмма прокуратура карарын үтәргә ашыгучы юк. Хәзер күзәтчелек ведомствосы каршылыкларны бетерүне һәм алдагы карарны үтәмәгән өчен гаепләү белдерүне таләп итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100