Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “Private Banking” сервисының киләчәге хакында фикер алышалар
Казанда “Private Banking” сервисының киләчәге хакында фикер алышалар
(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Булат Сруров). Бүген Казанның “Мираж” кунакханәсендә “Эре шәхси капитал белән идарә итү Private Banking/Private Wealth Management: халыкара һәм Россия структураларының тәҗрибәсе” дип аталган ике көнлек конференция үз эшен башлады.
Әлеге чара Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россия-Гарәп эшлекле советы һәм Россия-Катар Эшлекле советы теләктәшлегендә оештырылган. Конференциянең максатлары – VIP-сегмент клиентларына хезмәт күрсәтү буенча чит ил һәм Россия тәҗрибәсен анализлау, Россиянең шәхси капитал базары потенциалын, шулай ук Татарстанда мондый хезмәтләрне үстерү мөмкинлекләрен бәяләү, законнардагы илдә әлеге төр сервисны киңәйтүгә комачаулаучы җитешсезлекләр хакында фикер алышу.
“Private Banking” хезмәте зур керемле физик затларга күрсәтелә һәм клиент теләге нигезендә аның активлары белән ышанычлы идарә итүдән гыйбарәт. Пай инвестиция фондлары, брокер хезмәте күрсәтү һәм башка шундый ук ысуллардан аермалы буларак, VIP-клиентның байлыгы белән идарә итү әлеге затның теләкләрен исәпкә алып, шәхси якын килүне күздә тота. Акчаларны банк депозитларына, Россия һәм чит илләрдә, шул исәптән оффшор зоналарда күчемсез милек сатып алуга инвестицияләргә була.
«PriceWaterhouseCoopers» үткәргән махсус тикшеренү нигезендә, Россиядә киләсе өч елда “Private Banking” базары күләме үсеше елына уртача 30-50 процент тәшкил итәчәк, шул ук вакытта бу хезмәттән файдалану өчен минималь бусага арту ягына бара. Ул тиздән 250-300 мең долларга җитәргә мөмкин.
Конференцияне «Pallada Asset Management» идарәче компаниясенең сатулар буенча директор урынбасары Антон Левахин алып барды. Беренче пленар утырыш РФ субъектларының шәхси инвестицияләр өчен җәлеп итүчәнлегенә һәм Татарстан Республикасы тәҗрибәсенә багышланды.
Кабул итүче як вәкилләре ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев һәм Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты инвестиция, фәнни-техник һәм финанс-кредит эшчәнлеген координацияләү бүлеге башлыгы Инсаф Галиуллин булды.
Төбәкләрдә яңа банк һәм финанс хезмәтләре турында конференцияләр үткәргәндә, оештыручылар (бу очракта Мәскәүнең идарәче һәм консалтинг фирмалары, банклары), гадәттә, җирле компанияләр һәм зур керемле гражданнар хисабына үз клиент базаларын киңәйтергә исәп тота. Форум программасына Татарстанның эшлекле элита вәкилләре белән уртак утырыш кертелү дә очраклы түгел. Анда мәскәүлеләр шәхси капитал белән ышанычлы идарәнең өстенлекләре турында сөйләргә планлаштыра.
Әмма ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм муниципалитет вәкилләре башланган конференциянең төп темасын республикадан Россия башкаласына һәм чит илгә капитал чыгаруга түгел, ә киресенчә, мәскәүлеләр кулында булган ресурсларны Татарстан икътисадына җәлеп итү юнәлешендә борып җибәрергә тырышты.
Әйтик, Артур Николаев соңгы елларда республика икътисадында күзәтелгән үсеш, сәнәгый сәясәтнең төп өстенлекләре, “Алабуга” махсус икътисади зонасы һәм бизнесны үстерү өчен башка инфраструктуралар турында җентекләп бәян итте. Аның сүзләренә караганда, Татарстанга инвестицияләрнең чамадан тыш булуы янамый (әйтик, якындагы 10-15 елда бу Түбән Новгород өлкәсендә көтелә), чөнки республиканың нефть эшкәртү һәм химия сәнәгате үсеше өчен тотрыклы чимал базасы, автомобиль төзелеше өлкәсендә зур перспективалары бар. Бу ышанычны тагын да ныгыту максатыннан, докладчы ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгы фаразын китерде. Аның нигезендә, 2007 елда төп капиталга инвестицияләр узган елгы күрсәткечтән 78 процентка артып китәчәк.
Инсаф Галиуллин якындагы елларда муниципалитет үсешенең стратегик юнәлешләре турында сөйләде (узган шимбәдә Ауропа реконструкция һәм үсеш банкының еллык саммиты кысаларында узган “Россия төбәкләре – үсеш стратегиясе” халыкара форумының пленар утырышында чыгыш ясаган Казан мэры Илсур Метшин докладының бер өлешен тәкъдим итте). Муниципалитет вәкиле чыгышының асылы шәһәрнең арзанлы кредитлар һәм зур инвестицияләргә ихтыяҗы булудан гыйбарәт иде. “Казан җитәкчелегенең инвестиция сәясәте барлык инвесторлар өчен тотрыклы һәм ачык уен кагыйдәләре булдыруга юнәлтелгән”, - дип янә бер кабатлады Инсаф Галиуллин.
Конференциядә чит инвесторларның зур финанс ярдәменә мохтаҗ җирле проект сыйфатында күптән түгел “Кулонстрой” компаниясе төзи башлаган “Светлая Долина” күп катлы торак комплексы китерелде. Проект турында “Кулон” ЯАҖнең икътисад директоры Айдар Фәхретдинов сөйләде. Ул үз чыгышыннан соң конференциядә катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Бирелгән сорауларның эчтәлегенә караганда, Мәскәү финансчыларының Казанда торак төзелеш кебек табышлы эшчәнлек төренә кушылу теләге юк түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз