news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда приставлар әтисе урлаган биш яшьлек кызны әнисенә кайтарганнар

Хатынның элеккеге ире кызын балалар бакчасыннан алган һәм әнисенә күрсәтмәгән.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда приставлар әтисе урлаган биш яшьлек кызны әнисенә кайтарган. Бу хакта Россия Суд приставы хезмәтенең федераль идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча баш белгеч Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Казанның Вахитов районы судына хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аның элеккеге ире биш яшьлек кызын балалар бакчасыннан алган һәм әнисенә баланы күрсәтмәгән.

Суд баланың әнисе белән яшәү урынын билгеләде. Әмма кызның әтисе һәм аның ата-анасы баланы приставлардан яшерергә тырышкан.

Суд карары үтәлгән, бала әнисенә кайтарылган.

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot