news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда приставлар сәүдә үзәген хәтерләткән йортны сүтә - фото

Төзелеш суд тарафыннан законсыз төзелгән дип табылган, сүттерүнең инициаторы - Казан башкарма комитеты.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Казан шәһәренең Совет районында приставлар Зенитная урамындагы мансардалы, ике катлы капиталь бинаны сүтә башлады. Бина суд тарафыннан законсыз төзелгән дип табылган. Сүттерүгә гариза белән Казан башкарма комитеты мөрәҗәгать иткән.

Бина хуҗасы Эдуард Нигъмәтҗанов әйтүенчә, ул бу йортны үзе өчен төзегән. Әмма судта башкарма комитет вәкилләре аның тышкы кыяфәте буенча торак йортка ошамаганын тәкърарлаганнар. Нәтиҗәдә, суд бинаны сүтәргә дигән карар чыгарган.

Иртәгә чираттагы суд тыңлаулары үтәргә тиеш. Анда бина хуҗасы төзелеш таләпләренә туры килмәгән өлешләрен төзәтергә тәкъдим итеп, мәсәлән, мансарданы алып, бинаны калдырырга планлаштыра.

Әмма башкарма комитет вәкиле бинаны тулаем сүтү варианты яклы.

Ачыкланганча, күршеләре дә бу бинадан канәгать түгел. Хәзерге вакытта Нигъмәтҗанов иртәгә узачак суд утырышына кадәр бинаны сүттерми торуны сорый, приставлар исә бинаны җимерәчәк техника килгәнен көтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100