Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Mercedes хуҗасының 4 млн сум бурычы булган өчен машинага арест салынган
Казанда яшәүче хатын-кызның банкка 4 млн сум бурычы булган, ләкин түләүдән баш тарткан. Бурычны түләтү турындагы эш кузгатылганнан соң ул приставларга проблеманы хәл итәргә вәгъдә итә, әмма элемтәгә чыгудан туктый.
«Татар-информ»га Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, суд приставлары Mercedes автомобиленең шәһәр парковкаларының берсендә торганын ачыклаган. Алар оператив рәвештә урынга килеп җитә, машинага арест салалар һәм аны штрафстоянкага җибәрәләр. Хәзер хатын-кыз бурычын түләмичә автодан файдалана алмаячак.
«Без бурычларны түләтү өчен мөмкин булган барлык инструментларны кулланабыз, шул исәптән милекне эзләү һәм арестны да. Мондый нәтиҗәләрне булдырмас өчен гражданнарга үз йөкләмәләренә җаваплы карарга кирәк», – дип билгеләп үтте Казан суд приставларының район Авиатөзелеш бүлеге башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз