news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда престижлы саналган ике мәктәптә 1 сентябрьдән җитәкче алмашыначак

7нче гимназиядә һәм 18нче инглиз мәктәбендә яңа директорлар эшли башлый.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). 1 сентябрьдән Казанда престижлы саналган  ике мәктәптә яңа директорлар җитәкчелек итүгә керешәчәк. 7нче гимназия директоры Любовь Кочнева һәм 18нче инглиз мәктәбе җитәкчесе Надия Шевелева вазифасыннан китә. Бу хакта «Татар-информ»га Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсендә хәбәр иттеләр.

«Август башында 18нче мәктәпнең яңа директорын тәкъдим иттеләр, ә элеккеге директор үз теләге белән гариза язды. 7нче гимназиядә директор шулай ук үзгәрәчәк», – дип сөйләделәр идарәдә.

Любовь Кочнева 7 нче гимназияне 24 ел җитәкли, гомуми педагогик стажы – 46 ел. Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе бар.

Надия Шевелева - Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Казанның Мактаулы гражданины, югары квалификация категориясенә ия. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100