Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда предприятиеләрдә «Хәләл» туклану системасын кертү турында түгәрәк өстәл була
3 декабрьдә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан предприятиеләрендә «Хәләл» туклану системасын кертүгә багышланган түгәрәк өстәл узачак. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Түгәрәк өстәл «Татарстан предприятиеләрендә хезмәткәрләр өчен туклануны оештыруда хәләл стандартларын кертүнең төп аспектлары» темасына багышланачак. Чара эшкуарлык һәм дин белгечләре арасында тормыш сыйфаты, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эшмәкәрләр өчен яңа мөмкинлекләр турында сөйләшү өчен төп мәйданчык булачак.
Татарстан предприятиеләре өчен сыйфатлы туклану оештыру тотрыклылыкны һәм җитештерүчәнлекне арттыруның мөһим факторы булып тора. «Хәләл» стандартын кертү – туклануның гомуми сыйфатын арттыру һәм күп конфессияле коллективларга хөрмәт күрсәтүнең нәтиҗәле юлы. Бу корпоратив культурага һәм эш нәтиҗәләренә уңай тәэсир итәчәк», – дип билгели оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз