Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Пражский клуб»та төтен чыгу аркасында 15 кешене эвакуацияләгәннәр
Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр юк.
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Казанда «Пражский клуб»та җилләткеч торбасында төтен чыгу аркасында 15 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Кичә 18.48 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына «Пражский клуб» рестораны түбәсеннән төтен чыгуы турында хәбәр килде», - диелгән ведомство хәбәрендә.
3нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре ун минуттан ресторан янында булган. Җилләткеч торбасына җыелган май януы ачыкланган.
Ресторан администрациясе, янгын сүндерүчеләр килгәнче, 15 кешене урамга чыгарган.
Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз