news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда православие яшьләре советының беренче утырышы узды

Совет православие яшьләре даирәсендәге хезмәттәшлекне яхшыртырга тиеш

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда православие яшьләре советының беренче утырышы узды. Казан епархиясенең яшьләр белән эшләү бүлеге оештырган очрашуга шәһәрнең төрле мәхәлләләреннән 13 яшь активист килгән.

"Беренче җыелышта без бер-беребез белән таныштык, хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштык һәм тиздән Казанда тормышка ашырылачак чаралар һәм башлангычлар хакында фикер алыштык", - дип билгеләп үтте Казан епархиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Артем Гаранин. Аның сүзләренә, яшьләр лидерлары Раштуа укулары, шулай ук православие яшьләре активы проектларына аерым игътибар бирә.  

Яңадан оештырылган совет православие яшьләре даирәсендәге хезмәттәшлекне яхшыртырга, ә яшь активистларның даими җыеннары нәтиҗәле фикер алышулар һәм яңа идеяләр туу өчен мәйданчык булырга тиеш.  

Яшьләр советының киләсе җыелышы 5 октябрьгә планлаштырылган. Очрашуда Татарстан митрополиясенең бөтен епархияләреннән әгъзалар катнашыр дип көтелә.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100