news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда православие гимназиясендә татар теле курслары ачыла

Дәресләрдә рус телендә аңлатачаклар һәм һәр кеше сөйләшергә өйрәнә алачак.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Гурий Казанский исемендәге православие гимназиясендә татар теле курслары ачылачак. Бу турыда «Сошествия Святого Духа» храмы сайтында хәбәр ителә.

«Беренче чиратта, дәресләр сөйләм телен өйрәнүгә һәм коммуникатив дәрәҗәгә ирешүгә юнәлдерелгән», — диде гимназиясенең татар теле укытучысы Зөлфия Салихова.

Аның сүзләренчә, дәресләрдә рус телендә аңлатачаклар һәм һәр кеше сөйләшергә өйрәнә алачак.

Дәресләр өчен аена 650 сум түләргә туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot