news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда православие динен тотучылар Пасханы бәйрәм итә

Татарстан башкаласындагы төп Пасха бәйрәме Петропавловски чиркәвендә үтте

(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Виктория Осинина). Быел православный христианнары өчен иң зур һәм мөһим бәйрәм – Христосның яңадан туу көне – Пасха, 5 нче майга туры килде. “Христов воскресе! – Воистине воскресе!” – илнең барлык чиркәүләрендә бүген шушы сүзләр яңгырый. Дин тотучылар өчен, үлем өстеннән тормышның җиңү бәйрәме башланды.
Петропавловски чиркәвендәге бәйрәм хезмәтенә Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий җитәкчелек итте.
“Менә инде ике меңъеллыкка якын вакыт дәвамында, елдан-ел безнең изге храмнарыбызда, коткаручыбыз Иисус Христосның яңадан туу көне билгеләп үтелеп, кешелеккә изге сыйфатларны сеңдерә. Сүзләр, җырлар, иман китерү аша бу бәйрәм халык арасында алга сөрелә. Бөек рухани Лев (Папа Римский Бөек Лев I) чакыруы да искиткеч, “дин тотучыларның тормышында пасха серлелеге булсын һәм бәйрәмдә теләнгәннәр тормышка ашсын”. Бу безнең көннәрдә бик актуаль! Әле бик күпләребез сүздә генә христиан булып кала: бер-берсен Пасха бәйрәме белән тәбрикләсә дә, алар бәйрәмнең якты утыннан мәхрүм калып, дөнья караңгылыгында йөрүен дәвам итә. Бүген Христосның яңадан туган көнендә, аның яктылыгы һәм мәхәббәте безнең йөрәкләргә дә күчсен иде!..”, - диелә Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасийның Пасха юлламасында.
Традиция буларак бүген Казанга Изге ут киләчәк. Ядкәрне Казан Кремленең Благовещение соборында каршы алачаклар. Быел утны Татарстан башкаласына Әлмәт епархиясенең идарәче архиерее, Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий алып киләчәк.
Пасха төненнән башлап, 30 көн дәвамында, христиннарга бер-берсен “Христос воскресе! – Воистину воскресе!” сүзләре белән сәламләү һәм өчтапкыр үбешү тиеш.
Бөек Шимбә һәм Пасха хезмәтеннән соң храмнарда куличларны, эремчек пасхаларын, йомырка һәм бәйрәм өстәле өчен әзерләнгән башка ризыкларны изгеләндерү бара. Пасха бәйрәме ел саен төрле көннәрдә уза, әмма ул гел якшәмбегә туры килә. Пасха белән бәйле башка бәйрәмнәрнең дә даталары күчмә санала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100