news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Pratum Integrum» солистлары чыгыш ясый

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “La Primavera” Казан дәүләт камера оркестры Мәскәүнең «Pratum Integrum» оркестры белән берлектә концерт

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “La Primavera” Казан дәүләт камера оркестры Мәскәүнең «Pratum Integrum» оркестры белән берлектә концерт бирә. Концерт залыннан биргән мәгълүматка караганда, музыка кичәсендә виолончельдә Павел Сербин, траверс-флейтада Ольга Ивушейкова чыгыш ясаячак. Оркестрлар белән Рөстәм Абязов дирижерлык итәчәк.
Концертта Георг Гендель, Антонио Вивальди, Иоганн Кванц, Карл Филипп Эммануил Бах, Джованни Платти әсәрләре яңгыраячак.
"La Primavera" коллективы 1989 елда оеша. Ул вакытта оркестрга энтузиастлар гына җыелган була. Бары тик зур тырышлык нәтиҗәсендә генә коллективны Казан дәүләт университеты күреп ала һәм үзенең камера оркестры итеп билгели.
"La Primavera" итальян теленнән тәрҗемә иткәндә "яз" мәгънәсен аңлата. "Яз" Вивальди циклыннан оркестр башкарган беренче әсәр була. 1996 елда коллективка "Казан муниципаль камера оркестры", 1999 елда "Казан дәүләт камера оркестры" дәрәҗәләрен бирәләр. Оркестр Россия, Алмания, Молдова, Украина, Швеция, Франция, Греция, Тунис, Испания кебек илләрдә чыгышлар ясый. Оркестр репертуарын чит ил һәм татар классик музыкасы тәшкил итә. Дирижер Рөстәм Абязовның скрипка һәм камера оркестры өчен татар халык җырлары темасына язылган сюита, С.Сәйдәшев җырларына фантазия, скрипка һәм симфоник оркестры өчен "Тукай образлары" сюитасы, скрипка һәм камера оркестры өчен Р.Яхинның "Китмә, китмә, сандугач" романсына язылган импровизация һәм башкалар зур уңыш казана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100